-1 °С
Болытлы
Ул 2023 елның июненнән махсус хәрби операция зонасында 12267 хәрби отрядның укчылар батальонында укчы булып хезмәт итә. 4 декабрьдә ул Украинада ЛНР, ДНР территориясендә хәрби задание башкарганда батырларча һәләк була.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин Дүртөйле һәм Илеш районнарының хәрби комиссары Рәүф Яхин белән берлектә, геройның әнисе Рәмзия Сабирҗан кызына бүләк тапшырдылар һәм улының лаеклы тәрбиясе өчен рәхмәт белдерделәр.
Илнур туган иленең һәм халкының хәвефсезлеген тәэмин итү өчен үз гомерен бирде, һәм Ватанга түземлек, тугрылык үрнәге күрсәтте. Аның батырлыгы йөрәкләрдә мәңге сакланыр!