Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
18 июль , 11:52

Илешнең кыю улы

Районыбызның кыю яугире иптәшләрен һәм хәрби машинаны Украина Кораллы Көчләре ут астыннан коткара

Илешнең кыю улы
Илешнең кыю улы

Башкортстан Башлыгы Радий Хабировка  безнең республика хәрбиләре хезмәт итә торган махсус хәрби операция зонасыннан  бүлек командирыннан хат килгән.

Хәрби бүлек командиры полковник Дмитрий Лысенко:

"Безнең гвардия полкы кысаларында, Башкортостан Республикасы кешеләре сугыш миссияләрен башкара, алар махсус хәрби операция вакытында безнең уртак җиңүгә ирешүдә батырлык һәм нык тәвәккәллек күрсәтәләр., " –дип яза.

Хатында  сугыш офицеры Иштирәк авылында яшәүче рядовой Ильнар Дирһамов батырлыгы турында сөйли. Ул махсус хәрби операциядә 2022 елның февраленнән катнашып, T-90M “Прорыв” танкының механик-шоферы булып хезмәт итә.

Дмитрий Лысенко сүзләре буенча, Ильнар Дирһамов үзен фронтта җаваплы яугир, Ватанның кыю һәм батыр яклаучысы итеп күрсәтә һәм иптәшләренә чын таяныч була.

 Агымдагы елның 30 маенда Ильнар Дирһамов Донецк Халык Республикасының Уманск пунктында экипаж составында хәрби бурычларны башкара. Һөҗүм вакытында дошман танкка FPV-дроны белән ут ача һәм хәрби машина яна башлый. Шуңа карамастан, Ильнар Дирһамов, дошман басымы астында, утны сүндерә. Яугир югалып калмый, зур батырлык башкара һәм шуның белән экипажның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калды, дип ассызыклый хат авторы.

Батырлыгы өчен Ильнар Дирһамов дәүләт бүләгенә - Суворов медаленә тәкъдим ителде.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: