Каһарман якташыбызны соңгы юлга озатырга арналган матәм чарасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы дәүләт Җыелышы Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов, “Хәрбитуганлык” район җәмәгать оешмасы әгъзалары, туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты. Алар солдатның якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашты.
Фәнис Рәфис улы 1986 елның 10 маенда Башкортстан Республикасының Бөрҗән районы Бритәк авылында туа.
Белемне Этәй урта мәктәбендә ала, укыганда үзен тырыш укучы буларак таныта. Һәрвакыт тыныч, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, изге күңелле, сизгер, аралашучан була. Җәмәгать йөкләмәләрен намус белән үти, мәктәпнең спорт, иҗат тормышларында актив катнаша. Намуслылык һәм гаделлек яраткан Фәнис яшьтәшләренең тирән хөрмәтен казана.
Мәктәпне тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетында белем ала. 2009-2010 елларда армия сафларында уртача ераклыктагы Зенит ракеталары операторы булып хезмәт итә. Педагогик эшчәнлеген туган мәктәбендә география укытучысы булып башлый. Арытаба Нижневартовск шәһәрендәге “Нефтегазтехника” фәнни-техник предприятиесендә - өлкән технолог, «Самотлорнефтепромхим» җәмгыятендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. 2022 елның декабреннән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша. Агымдагы елның июлендә Украина территориясендә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була.
Батырлыгы өчен үлгәннән соң, Шәйморатов генерал медале һәм Башкортстан Башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнә.
-Фәнис Рәфис улы үз иленә, хәрби антына тугры калган һәм тиңдәшсез батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән яугирләрнең берсе. Ул туган иле өчен гомерен бирде. Аның каһарманлыгы, якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, - диде әти-әнисенең олы кайгысын уртаклашып Илдар Иршат улы.
-Ул туган илебезне нацизмнан яклап, Ватаныбыз иминлеге һәм безнең тыныч, бәхетле тормыш хакына үзенең хәрби бурычын намуслы һәм лаеклы үтәде, - дип билгеләп үтте саубуллашканда Фларис Рифкать улы.
Райондашыбызны соңгы юлга озатырга килүчеләрнең һәрберсе аның турында бары тик җылы сүзләр генә әйтте. Ул Теләпән авыл зиратына җирләнде.
Фәнис Рәфис улы Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланачак!
Автор: Лира Кәбирова.