Балалар белән очрашуга Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар килде.
“Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нулыгаянов, шулай ук бүгенге дәвер геройлары - махсус хәрби операциядә катнашучы ветераннар балаларга үзләренең сугышчан көннәре турында, туганнарыннан яисә авылдашларыннан тизрәк җиңү теләкләрен белдергән хәбәрләр алганда, хәрбинең күңелендә нинди хисләр уянганын сөйләде. Лагерьда тәрбияләнүчеләр ветераннарга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Очрашу ахырында Әфган сугышы, махсус хәрби операция ветераны Камил Мостафин “АК-47” автоматын сүтеп җыюбуенча мастер-класс үткәрде. Аннары кызлар һәммалайлар үзләренең осталыкларын сынады. Балаларның ветераннар беән очрашуы бик җылы һәм дустанә атмосферада узды, истәлеккә фотога төште.
Гүзәл Ногыманова.