Без хәйриячеләргә аерым рәхмәтле:
- Югары Яркәй авылыннан Рөстәм Вәлиуллин шәхси гигиена һәм перчаткалар тапшырды.
- Шәхси эшкуар Альмира Рәхмәтова дымлы салфеткалар, сөлгеләр һәм оекбашлар китерде.
- Шәхси эшкуар Булат Гарипов 54 банка тушенка һәм 24 балык консервасы бирде.
- «Универсал» кибете 2 бензин генераторы, май, озынайткыч һәм 2 флеш-карта рәвешендә үз өлешен кертте.
- Илдар Маткулов җитәкчелегендәге «Мебель дөньясы» кибете коллективы 6 рулон изолон тапшырды.
-Шулай ук Чуй-Әтәч авылында яшәүчеләр сугышчыларга җибәрү өчен алты тартма гуманитар ярдәм җыйганнар. Тартмаларда - консервалар, банкада өй эшләнмәләре, шәхси гигиена предметлары һәм башка кирәкле әйберләр.
-«Самали» кушаматлы сугышчы оператив штабка 30 мең сум акча тапшырган. Аңа бу акчаны алдагы эш урынында бергә эшләгән коллегалары җыйган.
Сезнең ярдәм алгы сызыктагы якташларыбыз өчен бик мөһим!
25 сентябрьдә Илеш районыннан чираттагы гуманитар конвой китәчәк.
Әгәр сез әле гуманитар ярдәмне оператив штабка тапшырмагансыз икән, сезнең 24 сентябрьгә кадәр вакытыгыз бар.
Штаб Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20 адресы буенча урнашкан. Элемтә өчен телефоннар: 8927-32-82-982 һәм 8-963-137-92-20.