- Карабаштан Рәзифә Гомәр кызы 10 төргәк татлы чәкчәк тапшырды. - Шул ук авылдан Газинур Магданов - 3 пар кышкы кроссовка. Айгөл Габидуллина 26700 сумлык запас частьләр җыйган: һава фильтры, 4 төргәк мотор мае, антифриз - 2 төргәк (10нар кг), 3 май фильтры, 3 ремкомплект фильтр өчен һәм 2 шина УАЗ автомобиле өчен.
Разиф Батырханов үз куллары белән 5,50 × 2,30 маскировка челтәре үреп, шулай ук аны гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырды.
-Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнис Миңнебаев 40 литр көнбагыш мае алып килде.
-Югары Яркәйдән Мәүлидә Закирова - 9 кг сарымсак.
Барлык җыелган запас частьләр, азык-төлек һәм маскировка челтәре билгеләнгән урынга гуманитар конвой белән 24 октябрендә китте. Шушы көннәрдә аларны алгы сызыктагы якташларыбызга илтеп тапшырачаклар.