Маяк
-9 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
15 гыйнвар , 10:45

Заман герое белән очрашу

Ишкар авылында безнең заманның чын герое - махсус хәрби операциядә катнашучы яугир белән очрашу булды. Әнисе Валентина белән ул авыл клубына чакырылды.

Заман герое белән очрашу
Заман герое белән очрашу

Ул вакытта анда маскировка челтәрләрен үрү буенча актив эш кайнап торды. Чәй эчкән арада батыр егетебез бу челтәрләрнең хәрби хәрәкәтләр зонасында никадәр мөһим булуы турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, һәр шундый ятьмә солдатларның гомерләрен саклап кала, аларга кирәкле яклау һәм яшеренлек тәэмин итә ала. Бу изге эш фронтта бик зур әһәмияткә ия. Хәрбиебез ятьмә үрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.
Авыл халкы аңа кыюлыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Батырыбызга сәламәтлек, уңышлар һәм тизрәк туган якларына җиңү белән кайтуын теләде.

Чыганак

Заман герое белән очрашу
Заман герое белән очрашу
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: