

Старшина Айрат Донецк Халык Республикасын азат итү буенча хәрби бурычларны уңышлы үтәгәне өчен 3 нче укчы батальон командиры грамотасы белән бүләкләнде.
Шулай ук рядовой Мизхәт хезмәт бурычларын намуслы башкарганы, үрнәк хәрби дисциплинасы һәм махсус хәрби бурычларны уңышлы үтәгәне өчен Мактау грамотасына лаек булды.
Гвардия сержанты Рәдискә сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән тырышлыгы, инициативасы һәм уңышлары өчен хәрби часть командирының Рәхмәте белдерелде.
Һәр хәрби хезмәткәр - чын патриот, ул үзенең хезмәте һәм батырлыгы белән Ватаныбызны саклый һәм тынычлыкны саклауга ярдәм итә.