Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
9 октябрь , 11:00

Дөмәйдә аллея ачылды

Дөмәй авылында якташларыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә, яугирләрнең исемен мәңгеләштерү уңаеннан Хәтер аллеясы барлыкка килде. Тынычлык бүләк иткән каһарманнарыбыз барыннан да бигрәк игътибарга, кадер-хөрмәткә мохтаҗ. Бу аллея бүгенге буын тынычлыгы өчен гомерләрен биргән хәрби егетләребезгә рәхмәт һәм ихтирам символы булды.

Дөмәйдә аллея ачылды
Дөмәйдә аллея ачылды

Аллеяны булдыру инициативасы шушы авылда туып-үскән Рабис Сәлиховныкы. Ихлас күңелдән аңа шушы изге һәм кирәкле идеясе, битараф булмавы һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Күркәм чарада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салып, һәлак булган геройлар истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.
Әлеге аллея сугышчыларыбызның батырлыгына баш ияргә, аларның сәламәтлеге өчен дога кылырга һәм батырлыклары өчен рәхмәт әйтергә мөмкин булган урын булачак. Үсеп килүче буын өчен тынычлык бәясе, батырлык һәм бурыч турында искә төшерү, буыннар арасындагы бәйләнешнең чагылышы булсын.

 

Дөмәйдә аллея ачылды
Дөмәйдә аллея ачылды
Дөмәйдә аллея ачылды
Дөмәйдә аллея ачылды
Дөмәйдә аллея ачылды
Дөмәйдә аллея ачылды
Дөмәйдә аллея ачылды
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас