«Ватанны саклаучының атасы»иҗтимагый медале «Русия халыклары Ассамблеясе» нең төбәк бүлеге һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы тарафыннан гамәлгә куелган. Бүләкнең максаты - шәхес формалаштыруда һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә әти статусын күтәрү. Патриотлар тәрбияләп кенә калмыйча, үзләре дә хәрбиләргә, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә тылда актив ярдәм итеп, үрнәк булып торучы, Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләүче 19 әти мондый медальгә лаек булды.
Алар исәбендә Илеш районыннан Ришат Ринат улы Мөхәммәтов та бүләкләнде. Алар тормыш иптәше Айгөл белән бергә чын патриот - Тимурны тәрбияләп үстергәннәр. Кул көрәше буенча спорт мастеры, ике тапкыр Русия чемпионы булган Тимур Мөхәммәтов — районның гына түгел, бөтен республикабызның горурлыгы. Ул СВО вакытында күрсәткән каһарманлыгы белән күпләрнең хәтерендә мәңгелек эз калдырды. Аның батырлыгы дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде — үлгәннән соң Тимур Батырлык ордены белән бүләкләнде.
- Бүген без чын ир - ат үстергән әтиләрне хөрмәтлибез, - дип ассызыклады бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, проект авторы, Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге рәисе, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина. “Аталы бала — аркалы” – “Кемнең әтисе бар — аның таянычы һәм яклавы бар», - ди халык әйтеме. Бүген бу медальне алган һәркем-ныклык һәм тугрылык үрнәге. Бу бүләк сезнең батырлык, мәхәббәт һәм Ватаныбызны саклаучылар белән какшамас багланыш символы булсын.
-Сез чын ир-егетләр тәрбияләдегез, алар өчен намус, бурыч һәм Ватанга мәхәббәт-сүз генә түгел, алар моны эштә исбатладылар. Без, хатын — кызлар, баланы, бигрәк тә малайны тәрбияләүдә әтинең роле никадәр мөһим икәнен аңларга тиеш, - дип билгеләп үтте «Бәхет территориясе», «Уфа хосписы», «Воскресенский собор» хәйрия фондларының попечительлек Советлары рәисе Каринэ Хәбирова.