Ул «Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» медале, шулай ук сугышчы-спецназчы өчен мактаулы Крап береты билгесе белән бүләкләнде. Бу югары профессионализм, какшамас рух көче һәм үз эшеңә чиксез тугрылык турында сөйли.
Аның тормыш юлы - чын патриотизм һәм аңлы сайлау үрнәге. Туймазы юридик колледжын тәмамлап, хәрби хезмәтне үтәгәннән соң, Динар үз тормышын Ватанга хезмәт итү белән бәйләргә дигән батыр карар кабул итә. 2021 елдан ул үз антына тугры һәм Росгвардиянең махсус бүлекчәсе составында алгы сызыкта хезмәт итә.
Яугиребезгә ихлас күңелдән хезмәте һәм батырлыгы өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Без аның белән чиксез горурланабыз! Бөтен районыбыз сиңа, синең хәрби иптәшләреңә ышана һәм сезне җиңү белән көтә!
Хөрмәтле илешлеләр!
Әгәр сез дә Динар кебек кыю егетләр белән бер рәткә басарга әзер булсагыз, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссариатының Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресы буенча яклаучылар сафына язылыгыз. Телефон:8(34762)5-13-26, 8(917)-760-07-09.