-4 °С
Кар
2023 елның маенда ул, үзе теләп, язмышны хәл итә торган карар кабул итте һәм хезмәткә контракт имзалады. Бүген ул бу изге хәрби эшен намус белән башкара.
Жуков медале фидакарьлек, батырлык һәм кыюлык өчен бирелә. Безнең "Большой" нәкъ менә шушы сыйфатларга ия.
«Большой» сугышчысына хәрби антына, Ватаныбызга тугрылыгы өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Яугиребезгә ныклы сәламәтлек, сугышчан уңышлар һәм тизрәк туган җиренә исән-имин булып кайтуын телибез.