Шундый хатларның берсе - чын герой, якташыбыз Данил турында.
2024 елның ноябреннән Данил ату батальонында контракт буенча хәрби хезмәт уза. 2025 елның октябрендә, штурм группасы составында эш итеп, ул Донецк Халык Республикасының терәк пунктын штурмлау буенча хәрби бурычын үти.
Дроннар ярдәменнән файдаланып, ул группа составында беренче булып дошман позицияләренә бәреп керә. Каты сугыштан соң объект контроль астына алына.
Якташыбызның батырлыгы моның белән генә бетми. Арыган һәм хәлсезләнгән булуына карамастан, яшь солдат үзенең яраланган сугышчан иптәшен таба.
Гвардия рядовое Данилның кыю һәм тәвәккәл гамәлләре стратегик мөһим терәк пунктын саклап калырга, фронтның бу участогында дошманның планнарын җимерергә һәм сугышчан иптәшенең гомерен саклап калырга ярдәм итә.
Менә шундыйлар - безнең якташлар. Ныклар. Батырлар. Геройлар.