-15 °С
Болытлы
Бу инде безнең батыр якташыбызның беренче бүләге түгел. Элегрәк ул хәрби бурычын үтәгәндә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән иде.
“Мазян” үз теләге белән Ватанны саклауга махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк басты һәм инде өч елдан артык үзенең авыр хезмәтен алгы сызыкта башкара.
Районыбызның барлык кешеләре исеменнән героебызга һәм аның сугышчан иптәшләренә ихлас рәхмәтебезне, тирән хөрмәтебезне белдерәбез.
Без сезнең белән горурланабыз, сезгә ышанабыз һәм Җиңү белән өйләрегезгә кайтуыгызны түземсезлек белән көтәбез!