Маяк
-15 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
25 февраль , 15:10

Хезмәтең өчен рәхмәт!

Гремучий Ключ авылыннан «Бабай» кушаматлы якташыбыз туган якларына кыска вакытлы ялга кайтты.

Хезмәтең өчен рәхмәт!
Хезмәтең өчен рәхмәт!

Ноябрьдә аңа «Нива» автомобиле җибәрелгән иде. Һәм менә батыр сугышчы аның белән туган районына кайтты. «Бабай» бу планнан тыш отпускка дошманның «баба-яга» дронын бәреп төшереп лаек була.
Бу бик җитди эш, һәм аны чын кыю кеше генә булдыра ала. Безнең героебызның күкрәген генерал Шәйморатовның, «Батырлык өчен» медальләре юкка гына бизәми. Яугиребез сугышчан бурычларын төгәл үтәвен дәвам итә.

Кыю егетебез кыска вакытлы ялда да үзенең алгы сызыктагы иптәшләре турында уйлый. Шушы көннәрдә ул гуманитар ярдәм җыю буенча оператив штабка хезмәттәшләренә 4  начар юлларда йөрү өчен күәтле шина тапшыра.

Хезмәтең өчен рәхмәт сиңа, батыр сугышчы! Туганнарың янына тизрәк кайтуыңны һәм ныклы сәламәтлек телибез.

Чыганак

Хезмәтең өчен рәхмәт!
Хезмәтең өчен рәхмәт!
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас