Маяк
-10 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
5 март , 15:00

Горурланырлык кешеләребез бар

Егетләребез өчен горурлык хисе тоеп, яңалык белән уртаклашабыз.

Горурланырлык кешеләребез бар
Горурланырлык кешеләребез бар

Якташыбыз, Марино авылыннан А., махсус хәрби операция барышында чын батырлык һәм каһарманлык күрсәтте. Командование Указы белән ул генерал Шайморатов ордены һәм Руия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнде.

Батыр егетебез 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Беренче көннәрдән үк ул иң катлаулы участокларда, алгы сызыкта. Шул вакыт эчендә ул берничә тапкыр яралана, ләкин сәламәтләнгән саен сафка, сугышчан иптәшләре янына кайта. Аның өчен Ватанны саклау - бурыч кына түгел, ә намус эше.

Районның барлык халкы исемемнән яугиребезгә хезмәте, батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа тизрәк Җиңү белән исән-имин өенә кайтуын телибез!

Чыганак

Горурланырлык кешеләребез бар
Горурланырлык кешеләребез бар
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас