Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 сентябрь 2021, 17:25

“Сәламәтлек поезды” – Илештә

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында районыбыз территориясендә “Сәламәтлек поезды” эшли

“Сәламәтлек поезды” – Илештә
“Сәламәтлек поезды” – Илештә

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында районыбыз территориясендә “Сәламәтлек поезды” эшли

Республикада “Сәламәтлек поезды” акциясе эшен дәвам итә. Ул икенче ел рәттән оештырыла. “Тәгәрмәчле” дәваханалар авыллар буйлап йөреп, халыкка бер юлы берничә белгечтә медицина тикшерүе үтәргә мөмкинлек бирә. Акциянең макстаы – авыл халкына бушлай медицина тикшерүләре үткәрү. Узган атнада ул Базытамак, Кадер авыл советы авыл биләмәсе территорияләрендә халыкны кабул итте. Бу атнада Рсай, Кужбахты биләмәсендә яшәүчеләр бу хезмәттән куллана ала.

Мобиль медицина комплексы заманча корылмалар белән җиһазландырылган һәм эш өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән. Аның составына күчмә “Сәламәтлек үзәге”, фельдшер-акушерлык пункты, флюорография, маммография керә. Авыл халкына тирәнтен диагностиканы югары квалификацияле табиблар бригадасы үткәрә: терапевт, хирург, гинеколог, офтальмолог, уролог, эндокринолог, онколог һәм башка белгечләр. Һәммәсенә тикшеренү һәм шунда ук үз анализлары нәтиҗәләрен белү мөмкинлеге бирелде. Чир табылган очракта табиплар дәваханага юллама бирә.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: