Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 август 2022, 11:35

Владимир Путин Башкортстан табибларының эшен билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин медицина хезмәткәрләрен югары профессиональлек, COVID-19 эпидемиясе чорында медицина ярдәмен оештырудагы һәм күрсәтүдәге казанышлары өчен бүләкләде

Владимир Путин Башкортстан табибларының эшен билгеләде
Владимир Путин Башкортстан табибларының эшен билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин медицина хезмәткәрләрен югары профессиональлек, COVID-19 эпидемиясе чорында медицина ярдәмен оештырудагы һәм күрсәтүдәге казанышлары өчен бүләкләде.

Дәүләт башлыгының тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыккан, дип яза чыганак.

Россия Президентының Мактау грамотасына Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин, Федоровка үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Марина Асабина, БДМУ профессоры Денис Байков, Бөре үзәк район хастаханәсе табибы Әнисә Вилданова, Сибай үзәк шәһәр хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Зифа Галләмова, Ярмекәй үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Гыйзтдинов, БДМУ доцентлары Андрей Какаулин һәм Лиана Шәйхуллина, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы урынбасары Ленара Шәрифуллина лаек булдылар.

Башкортстаннан тагын берничә медикка Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте белдерелде. Алар арасында — БДМУ доценты Алена Борһанова, Бөре  үзәк район хастаханәсе табибы Оксана Ванскова-Әхмәтшина, Салават шәһәр хастаханәсе бүлеге мөдире Вениамин Герасимов, Уфаның ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш шәфкать туташы Саера Дюмеева. Кыйгы үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы Җәмгия Саматова, Калтасы үзәк район хастаханәсе табибы Далларыса Сафина, Сибай үзәк шәһәр хастаханәсе табибы Флүс Сираев, Уфаның ашыгыч медицина ярдәме клиник хастаханәсе бүлеге мөдире Тимур Утяшев, БДМУ профессоры Радик Фаязов, Кырмаскалы үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Земфира Ханнанова, Исәнгол үзәк район хастаханәсе табибы Рамилә Хуҗиналар бар.

 

Чыганак: https://www.bashinform.ru

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: