

Җәяү йөрү физик активлыкның иң табигый һәм уңайлы төре. Бу йөрү ысулы белән төрле яшьтәге кешеләр шөгыльләнә ала. Шул максаттан, Югары Яркәй авылында спорт бәйрәме - Бөтенрусия җәяү йөрү көне узды. Бу мероприятие «Тормышка 10 000 адым» Бөтенрусия акциясе һәм Бөтендөнья йөрәк көне уңаеннан үткәрелде. Чараның төп өлеше алдыннан район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре теләүчеләргә кан басымын, буй-сынын һәм авырлыгын үлчәделәр, аннан соң барлык катнашучылар белән физик күнекмәләр үткәрделәр. Йөрү маршруты үзәк стадионнан башланып, ял паркында дәвам итте.