Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 декабрь 2023, 11:40

Чирдән сак булыгыз!

ВИЧ - ул кешенең иммун системасына йога торган һәм иммунитет җитмәү синдромы үсешенә китерә торган вирус.

Бу әкрен үсә торган авыру. Инфекция йоктырудан алып клиник симптомнар барлыкка килүгә кадәрге чор берничә, уртача 6-10 ел дәвам итәргә мөмкин. Кайбер кешеләрдә озаграк, сәламәтлек һәм иммун системасы, үз диагнозына мөнәсәбәт, стресска чыдамлык кебек субъектив факторларга бәйле. ВИЧ иммун системасын шулкадәр җимерә, организм үзен кайбер яман шешләрдән, вируслардан, бактерияләрдән, гөмбәләрдән, паразитлардан саклый алмый. Иммун системасының эше билгеле бер дәрәҗәгә төшкәч һәм бер яки берничә оппортунистик авырулар барлыкка килгәч, аңа СПИД диагнозы куела.

СПИД-ВИЧ булган кешедә иммунитет кимү фонында барлыкка килгән авырулар комплексы. Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекция үсешен тоткарлый һәм СПИД стадиясен билгесез вакытка күчерә торган дарулар бар. Ләкин, кызганычка каршы, аны тулысынча дәвалаучы дарулар хәзерге вакытта юк.

Чирне йоктыруның төп сәбәбеҗенси якынлык кылу. ВИЧ өч юл белән генә йогарга мөмкин: канлы шприц, энә белән инъекция эшләгәндә (күзгә күренми һәм ул еш кына наркотиклар кулланганда очрый); инфекцияле кеше белән сакланмаган җенси мөнәсәбәткә кергәндә; чирле анадан йөкле вакытында, бала тудырганда, күкрәк белән имезгәндә. Кул аша, үбешкәндә, уенчыклар, ишек тоткасы һәм башка көнкүреш бәйләнеш юллары аша йокмый.

Кеше үз-үзендә ниндидер үзгәрешләр сизгәнче еллар үтәргә мөмкин. Ләкин бу вакыт эчендә ул үз партнерларын зарарлый. Инфекция фактын махсус тест – кан анализы ярдәмендә билгеләргә мөмкин.

Вирус канга кергәч, антитәнчекләр кан анализында беленсен өчен организмга 25 көннән өч айга кадәр, кайвакыт алты айга кадәр вакыт таләп ителә. Бу аралык «тәрәзә чоры» дип атала. Бу чорда кан анализы тискәре нәтиҗә күрсәтергә дә мөмкин. Шуңа күрә ышанычлы нәтиҗә ясау өчен анализны контакттан соң 3-6 айдан соң кабатларга кирәк. «Тәрәзә чоры» куркыныч, чөнки бу вакытта канда, спермада, аналык бүленешләрендә һәм күкрәк сөтендә вирус концентрациясе башка кешеләргә йоктыру өчен җитәрлек.

ВИЧ йоктырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: иң куркынычсызы - бер генә җенси партнер булу. Җенси мөнәсәбәтләр вакытында презервативлар куллану мотлак. Бер тапкыр кулланыла торган шприцлар һәм энәләр, шулай ук инъекция өчен стериль эремәләр куллану киңәш ителә. Бердән артык җенси партнеры булса, даими тикшеренеп тору шарт.

Хөрмәтле илешлеләр! Нинди генә авыру булуга карамастан, иртә стадиясендә ачыкланып, вакытында дәвалану үз нәтиҗәсен бирә. Шуңа күрә ВИЧинфекциягә кан анализы тапшыруыгызны сорыйм. Тикшерү бушлай үткәрелә, теләсә кайсы көнне алдан язылмыйча килергә мөмкин.

Шөһрәт ЙОСЫПОВ, район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар табибы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: