Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 декабрь 2023, 15:10

Грипп куркынычмы?

Грипп белән авырганда нәрсә эшләргә?

Ел саен көзге-кышкы чорда грипп вируслары һәм башка респиратор вируслар циркуляциясе активлаша, алар кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә. Грипп һәм ОРВИ иң күп йогышлы авырулардан исәпләнә, аларның өлеше ел саен теркәлгән йогышлы авырулар структурасында 90-95 процент туры килә.

Грипп-йогышлы авыру, аның белән һәркем авырырга мөмкин. Гриппны вирус китереп чыгара, ул зарарланган кешеләрдән тирә-юньдәгеләрнең борыннарына эләгә. Күпчелек кеше берничә көн генә авырый, ләкин кайберәүләрдә чир авыр үтә, хәтта үлемгә кадәр китерергә мөмкин. Грипп вакытында булган хроник авырулар кискенләшә, катлауланулар исемлеге киң: үпкә катлауланулары (пневмония, бронхит). Пневмония - грипптан үлүчеләрнең күпчелегенең сәбәбе булып тора. Югары сулыш юллары һәм ЛОР-органнар ягыннан катлауланулар -отит, синусит, ринит, трахеит, йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан- миокардит, перикардит,нерв системасы ягыннанменингит, менингоэнцефалит, энцефалит, невралгия, полирадикулоневритлар.

Мөмкин булган катлауланулардан саклану өчен, гриппны вакытында профилактикалау һәм авыруны дөрес дәвалау мөһим.

Ул гадәттә кинәт башлана. Грипп китереп чыгаручы А һәм В төрендәге вируслар агрессив һәм бик югары үрчү тизлеге белән аерылып тора, шуңа күрә вирус берничә сәгать эчендә сулыш юлларының лайлалы тышчасына тирән зарарлануга китерә, бактерияләрнең аңа үтеп керү мөмкинлекләрен ача. Грипп симптомнары арасында эсселек, температура 37,5-39 °С, баш авырту, мускулларда, буыннарда авырту, өшетү, арыганлык, ютәл, борын тишеге яки тамак авыртуы. Гриппны башка авырулар белән бутарга мөмкин, шуңа күрә ачык диагнозны табиб куярга тиеш, дәвалау тактикасын да ул билгели.

Грипп белән авырганда нәрсә эшләргә?

Пациентның үзендә беренче симптомнар булганда, тирәюньдәгеләргә йоктырмас өчен генә түгел, ә вакытында дәвалану өчен дә өйдә калырга һәм шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Инфекциянең таралуын кисәтү өчен, авыруны сәламәт кешеләрдән аерып куярга кирәк, аерым бүлмә бүлеп кую яхшы.

Авыру балаларны балалар бакчасына, мәктәпкә, мәдәнимассакүләм чараларга җибәрмәскә киңәш ителә. Грипп вакытында карават режимын саклау бик мөһим, чөнки авыру вакытында йөрәк-кан тамырлары, иммун һәм организмның башка системаларына йөкләнеш арта.

Үз-үзеңне дәвалау рөхсәт ителми, һәм нәкъ менә табиб пациентның торышына һәм яшенә туры килгән диагноз куярга һәм кирәкле дәвалау билгеләргә тиеш. Дөрес дәвалау өчен, табибның барлык күрсәтмәләрен төгәл үтәргә һәм вакытында дарулар эчәргә кирәк. Моннан тыш, сыеклык эчү киңәш ителә, бу кайнар чәй, карлыган яки каен морсы, әче минераль сулар булырга мөмкин. Ешрак һәм мөмкин кадәр күбрәк эчәргә кирәк.

38-39°С температурада участок табибын өйгә яки «ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырыгыз. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыру авызын һәм борынын яулык яки салфетка белән капларга тиеш. Авыру булган урынны даими җилләтергә һәм мөмкин кадәр вирусларга тәэсир итүче дезинфекция чаралары кулланып, ешрак дымлы җыештыруны үткәрергә кирәк. Авыру белән аралашуны чикләргә, ә аны караган вакытта медицина битлеге яки марле бинт кулланырга киңәш ителә.

Грипптан үзеңне ничек сакларга?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фикеренчә, гриппка каршы иң нәтиҗәле чара-вакцинация, чөнки нәкъ менә вакцина грипп вирусының әлеге эпидемиологик сезонда иң актуаль булган һәм аның составына кергән төрләреннән саклануны тәэмин итә.

Организмга вакцина кертү авыруны китереп чыгара алмый, әмма саклагыч антитәнчекләр булдыру юлы белән иммун системасын инфекция белән көрәшү өчен стимуллаштыра. Гриппка каршы вакцинаның нәтиҗәлелеге кыш айларында кабул ителә торган барлык специфик булмаган медицина препаратларыннан, мәсәлән иммуномодуляторлардан, витаминнардан, гомеопатия, «халык медицинасы» чараларыннан һәм башкалардан күпкә югарырак. Вакцинация халыкның барлык төркемнәренә дә тәкъдим ителә, әмма аеруча 6 айдан башлап балаларга, хроник авырулардан интегүче кешеләргә, йөкле хатын — кызларга, шулай ук һөнәри куркыныч төркемнәрдәге кешеләргә-медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, талибларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә күрсәтелә.

Прививканы махсус өйрәтелгән медицина персоналы медицина учреждениесендә генә ясарга мөмкин, шул ук вакытта вакцинация алдыннан табибта тикшеренү мәҗбүри. Гриппка каршы прививкалар аз, аны кискен температура шартларында, хроник авырулар кискенләшкән чорда, организмның йомырка аксымына сизгерлеге арткан очракта (әгәр ул вакцина составына керсә) ясарга ярамый.

Прививка ясагач, сез организмны иң куркыныч вируслардан — грипп вирусларыннан саклыйсыз, ләкин кеше өчен куркынычсыз булмаган, шулай ук ОРВИ авыруына китерергә мөмкин булган тагын 200 дән артык вирус төре кала. Шуңа күрә ОРВИ һәм грипп авырулары эпидемик күтәрелү чорында өстәмә рәвештә специфик булмаган профилактика чаралары күрергә киңәш ителә.

Гриппны профилактикалау кагыйдәләре:

Эпидемия сезоны башланганчы гриппка каршы прививка ясагыз.Кешеләрнең күпләп җыелу урыннарында һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартыгыз.

Кешеләр тупланган урыннарда битлек кулланыгыз. Авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәгә кермәгез, мәсәлән, төчкерү яки йөткерү. Кулларыгызны сабын белән даими рәвештә юыгыз, аеруча урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң.

Борын куышлыгын юыгыз, аеруча урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң, үзегез булган бүлмәне даими рәвештә җилләтегез.

С витамины булган мөмкин кадәр күбрәк ризык ашагыз (карлыган, брусника, лимон һ.б.) Сарымсак һәм суган өстәп мөмкин кадәр күбрәк ризык ашагыз.Табиб кушуы буенча иммунитетны арттыручы препаратлар кулланыгыз.

Грипп белән авыручылар гаиләдә яки эшче коллективта барлыкка килсә, вируска каршы препаратларны профилактик максат белән (табиб белән килешү буенча, каршы күрсәтмәләрне исәпкә алып һәм препаратны куллану буенча инструкция буенча) кабул итә башлагыз.

Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, вакытында йоклагыз, баланслы ашагыз һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез.

Хөрмәтле райондашлар!

Район үзәк дәваханәсе балаларны һәм өлкәннәрне сезонлы гриппка каршы бушлай вакцинациягә чакыра. Сезгә вакцина сайлау өчен «Совигрипп» яки «Ультрикс» тәкъдим ителә. Өлкәннәр поликлиникасында вакцинация участок табиб-терапевтлары юнәлеше буенча 2 нче прививка кабинетында, дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00дән 16.30 сәгатькә кадәр үткәрелә. Балалар поликлиникасында вакцинация участок табиб-педиатрлары юнәлеше буенча 120 нче прививка кабинетында, дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00дән 16.30 сәгатькә кадәр үткәрелә. Моннан тыш, сез үз участогыгызның фельдшер-акушерлык пунктларында прививка ясата аласыз.

 

Тамак авыртудан файдалы киңәшләр

– Каен ботаклары төнәтмәсе. Сындырылган, изелгән бөреле ботаклар өстенә кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә. Көненә берничә стакан эчәргә мөмкин. Тик бөерләре шешкән кешеләргә моны эчәргә ярамый.

– Лимон. Авыруның башлангыч чорында ярты лимонны кабыгы белән бергә ашыкмый гына ашап бетерергә. Шуннан соң 1 сәгать бернәрсә дә ашамаска, эчмәскә. Эфир майларына һәм лимон кислотасына тамакның ялкынсынган тышчасына тәэсир итү өчен шул рәвешчә уңай шартлар тудырыла. 3 сәгатьтән соң лимонны кабат ашарга була. Шулай ук 2–3 телем кабыгыннан чистартылган лимонны авызга кабып суырырга да мөмкин. Суын йота барырга. Моны җиңеллек сизгәнче һәр сәгать саен кабатларга кирәк.

– Тома балавыз (умарта корты җилеме, прополис). Сырхауның барлык стадияләрендә дә файдасы тия. Ашап-эчкәч, авызга бармак очы хәтле генә җилемне кабып чәйнәргә; көненә барлыгы 5 г җилем таләп ителә. Җилемнең бик сыйфатлысы гына ярдәм итә. Андый җилем авызга капкач, көйдереп алгандай итәргә, телне оетып җибәрергә тиеш.

Мәхмүт ГАБДРАФЫЙКОВ, район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: