Республика этабына Башкортстанның төрле почмакларыннан җибәрелгән 1050 рәсемнең 300е сайлап алынган. Иң яхшы эшләр 2024 елга «Сөякләр ныклы булсын өчен: рәсемнәрдәге киңәшләр» дип аталган календарьны иллюстрацияләү өчен кулланылган. Бу календарьны чыгару - якташыбыз, республиканың медицина тармагында киң танылу алган, меңнәрчә кешенең сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш керткән абруйлы, 21 нче шәһәр клиник дәваханәсенең һәм «Эксперт» клиникасының югары категорияле табибы, травматолог -ортопед, Уфа шәһәренең остеопорозны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты, медицина реабилитациясе, физик терапия һәм спорт медицинасы кафедрасы доценты, остеопороз буенча Русия ассоциациясе Президиумы әгъзасы, БР Сәламәтлек саклау отличнигы, БРның атказанган табибыРадик Зөфәр улы НУРЛЫГАЯНОВның зур хезмәте нәтиҗәсе.
Табибның методик кулланмалары БР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды, аларның берсе Халыкара конкурста беренче урынны алды. «Башкортстан» һәм «Башкорт спутник телевидениесе» телерадиокомпанияләренең инициативы буенча ул «Милләт сәламәтлеге» номинациясендә «Русия лидерлары -2023» милли премиясе белән бүләкләнде.
Конкурс оештыруда иганәчелек ярдәме өчен табиб Илеш районында туып-үскән якташларына, шулай ук авылдашлары Рабис Салиховка һәм Рәмил Җиһануровка һәм чарада катнашкан барлык педагогларга зур рәхмәтен җиткерә.