Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 март , 10:50

Ир-егетләр сәламәтлегенә игътибарлы булсын

Простатит яки простата ялкынсынуы - ир-ат сидек системасында иң еш очрый торган авыруларның берсе. Рәсми статистика буенча, 30 яшьтән соң простатит белән ир - атларның - 30, 40 яшьтән соң- 40, 50 яшьтән соң 50 проценты интегә. Шул ук вакытта чын авырулар саны теркәлгәннән күпкә югарырак, чөнки еш кына авыру башта бөтенләй симптомсыз уза.

Простатит белән авырганда сидек чыгару белән проблемалар барлыкка килә һәм эрекция бозыла. Вакытында дәвалау булмаса, авыру баласызлыкка һәм хәтта яман шешкә китерергә мөмкин.

Простатит симптомнары: сидекне бүлеп чыгару бозылуы, кече йомышка еш йөрү, бил авыртуы, либидо кимүе, эрекция бозылуы күзәтелә. Әлеге авыруның билгеләре булып, төнлә еш сию, сигәндә авырту тою, сидекнең өзекөзек бүленеп чыгуы яисә аны тота алмау, сидектә кан күренү тора. Әгәр менә шушы билгеләрнең берсе генә булса да бар икән, бу ир-атларда сагаю уятырга тиеш. Чөнки простата аденомасы вакытында да шундый ук билгеләр күзәтелә. Ә дөрес диагноз кую өчен кичекмәстән табибка - урологка, я хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Простатит барлыкка килүгә сәбәпче факторлар

Җенес бизенең төзелеше үзенчәлекләре орган каналларында секретның, простата веноз челтәренең төзелеше үзенчәлекләре кан йөреше туктап калуга китерә. Гормональ фонның бозылуы, җенес бизенең үзенең үзгәрешләре һәм гормоннар дәрәҗәсе кимүе яшь үзенчәлегенә бәйле. Иммунитетның тумыштан кимүе дә әлеге авыруга сәбәпче булырга мөмкин.

Шулай ук авыруның барлыкка килүенә хәрәкәтсез яшәү рәвеше, сидек юлы инфекцияләре, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр, өшү, тәмәке тарту һәм алкоголь куллану, артык авырлык һәм эчкечелек кебек факторлар ярдәм итә. Хәтта җенси һәм бүлеп чыгару системасына кагылмаган кайбер авырулар да простатитка китерергә мөмкин. Мәсәлән, дәваланмаган кариес, гайморит, организмда төрле гормональ бозылулар, эчке органнар патологиясе.

Простатитны профилактикалау

Авыруны булдырмаска яки вакытында ачыклау өчен гади, әмма сәламәтлек өчен бик кыйммәтле кагыйдәләрне үтәргә кирәк: салкын тиюгә, шулай ук артык җылынуга юл куймагыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз: спорт белән шөгыльләнегез, алкогольне кулланмаска, кыздырылган һәм тәмле ризыкларны азрак ашарга тырышыгыз. Бер партнер белән генә тулы җенси тормыш алып барыгыз.Эштән вакытында ял итегез. Ел саен табиб-урологта тикшеренегез.

Күпчелек сидек авырулары иратларда симтомсыз уза, шуңа күрә сәламәтлектә проблемалар булмаса да, елына 1-2 тапкыр урологка барырга кирәк.

Артур ИДРИСОВ, район үзәк дәваханәсенең медицина профилактикасы бүлеге мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: