«Сәламәтлек поездлары» - заманча техника белән комплектланган күчмә мобиль комплексларны үз эченә ала. Анда флюорография, маммография, стамотология кабинетлары һәм башка ярдәм алырга мөмкин.
«Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе инде 6 ел рәттән уза. Бу проект ярдәмендә без диагностик ярдәм алабыз һәм авыруларны иртә ачыклау мөмкинлегенә ирешәбез. “Сәламәтлек поездлары” гражданнарны кабул итүне һәм тикшерүне, кандагы шикәр дәрәҗәсенә анализлар алуны, кан басымын һәм сатурацияне үлчәүне үз эченә ала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча сәламәтлек торышын яхшырту буенча консультацияләр һәм белгечләр билгеләүләре үткәреләчәк.
Чарада район муниципаль хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, Нефтекама шәһәре дәваханәсенең баш табибы Найлә Галәветдинова, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина, Базытамак авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илфат Закиров катнашты.