Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 апрель , 15:35

"Сәламәтлек поезды" үз эшен дәвам итә

"Сәламәтлек поезды" бригадасы составында табиб-терапевт, ультратавышлы диагностика үткәрү табибы, кардиолог һәм акушерка бар.

"Сәламәтлек поезды" үз эшен дәвам итә
"Сәламәтлек поезды" үз эшен дәвам итә

Биш көн эчендә 215 кеше тикшерелгән. Авыл халкы терапевт һәм тар белгечләр консультацияләре ала. Шулай ук флюорография, маммография, ЭКГ, корсак куышлыгына УЗИ ясаганнар, шикәр һәм холестеринга анализлар тапшырганнар, спирометрия һәм күз эчендәге басымны үлчәгәннәр. Бер пациентта яман шеш, ә икенчесендә - шикәр диабеты табылган. Өстәмә тикшерүгә 64 кеше җибәрелгән, һәм бер пациент дәваханәгә озатылган.

Бүген "Сәламәтлек поезды" Бишкурай авылында эшли. Иртәгә график буенча – Иске Куктау авылында, ә 25 апрельдә – Иске Татышта.

Пациентларны кабул итү чират тәртибендә алып барыла. Алдан язылу таләп ителми. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС алырга кирәк. Кабул итүгә ач килеш килергә кирәк.

Чыганак

"Сәламәтлек поезды" үз эшен дәвам итә
"Сәламәтлек поезды" үз эшен дәвам итә
"Сәламәтлек поезды" үз эшен дәвам итә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: