Эш шунда ки, соңгы 2 елда гриппка иммунитеты булмаган кешеләрнең зур популяциясе формалашкан - аларда вирус белән очрашу авыруның авыр барышына һәм катлаулануларга китерергә мөмкин. Вакцинация – мондый катлаулануларны булдырмауның иң нәтиҗәле ысулы. Узган елларда вакцинация буенча мәгълүматлар прививкаларның гриппның авыр формасы үсеше куркынычын 50 процентка киметүе турында сөйли. Балаларда вакцинация нәтиҗәләре тагын да зуррак нәтиҗәлелек күрсәтте. Гриппка каршы прививка ясату шулай ук аны профилактикалауның төп ысулы булып тора. Агымдагы елда профилактик прививкалар календаре рамкаларында 18400 кешегә, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк 6000 кешегә, 3500 укучы, 1400 мәктәпкәчә яшьтәге балага гриппка каршы вакцинация эшләү планлаштырыла.
Район үзәк дәваханәсенә гриппка каршы 60 яшьтән өлкәнрәкләр, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен: инактивлаштырылган вируска каршы «Совигрипп», «Флю-М» вакцинасы, 6 айдан 13 яшькә кадәрге балалар өчен- «Ультрикс Квадри» вакцинасы (грипплы дүрт валентлы инактивацияләнгән), йөкле хатыннар өчен- «Ультрикс Квадри» вакцинасы кайтарылган.
Җәй ахыры-көз башыавырулар артканчы иммунитет формалашсын өчен прививка ясату өчен иң уңайлы чор. Каршы күрсәтмәләре булмаган һәркемгә вакциналашырга киңәш ителә. Вакцинация аеруча куркыныч төркемнәргә кергән кешеләргә: кечкенә балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, шулай ук хроник авырулары һәм артык авырлыгы булган кешеләргә мөһим.
Прививка бушлай ясала. Иске поликлиниканың 2нче, балалар консультациясенең 120 нче кабинетында. Шулай ук балалар бакчаларының медицина кабинетларында, ФАПларда эшләтергә мөмкин.
2 сентябрьдән сезонлы гриппка каршы вакцинация районның барлык мәктәпләрендә дә башланды.
Прививка кабинетының эш графигы түбәндәгечә: дүшәмбе-җомга: 9:00 -16:00 сәг. кадәр. Төшке аш вакыты-12:45 -14:00.
Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен район үзәк дәвакханәсенең табиб-эпидемиологы - Мәхмүт Гамил улы Габдрафыйковка мөрәҗәгать иттек.
-Мәхмүт Гамилович, тәүдә гәзит укучыларга грипп турында һәм аның никадәр куркыныч булуын аңлатып үтсәгез иде.
-Грипп – инфекцияле авыру, аның белән һәркем чирләргә мөмкин. Авыруны инфекцияле вирус барлыкка китерә. Гадәттә, ул көзге һәм кышкы чорда киң тарала. Ел саен гриппка каршы вакцинация буенча агитация эше районда актив алып барыла. Әмма күпчелек кеше аның зыяны бар дигән фикердә. Чөнки грипп авыруын җитди кабул итмиләр, аңа гадәти салкын тию дигән караш сакланып килә. Шул рәвешле, табибка мөрәҗәгать итәргә ашыкмыйлар, укуга һәм эшкә баралар, нәтиҗәдә, алар тирә-яктагы кешеләр сәламәтлеген куркыныч астына куя. Чир һава-тамчы юлы аша тиз күчү сәбәпле, кеше актив таратучы да булып тора. Грипп күптөрле өзлегүләре белән куркыныч. Ул - бигрәк тә пневмония (үпкә ялкынсынуы), бронхит, хроник йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу системалары, шикәр диабеты, симерү авырулары белән интегүче кешеләр өчен хәвефле, авыр өзлегүләргә дә китерү ихтималы бар. Шулай ук балаларда гайморит, тонзиллит, отит, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары барлыкка килүнең, аллергик патологияләрне формалаштыруның, психомотор һәм физик үсеш тоткарлануның сәбәпчесе булырга мөмкин. Шуңа күрә вакытында профилактика чараларын үткәрергә һәм чирнең үзен дөрес дәваларга кирәк.
-Грипп авыруы булганда нәрсә эшләргә киңәш ителә?
-Гадәттә, ул кинәт башлана. Чирне барлыкка китерүче А һәм В вирус төрләре югары тизлектә үрчи. Санаулы сәгатьләр эчендә вирус тын юлларының лайлалы тышчасын тирән зарарлый, бактерияләргә керү мөмкинлеген арттыра. Аны сизеп алу авыр түгел, билгеләре түбәндәгечә: температура 37,5-39 градуска кадәр күтәрелә, баш, мускуллар, буыннар, тамак авырта, калтырану, ютәл, томау барлыкка килә. Әмма гриппны башка чирләр белән бутарга мөмкин, шуңа күрә диагнозны табиб куяр-га тиеш. Әгәр чирнең беренче билгеләрен үзегездә тойсагыз, табибка мөрәҗәгать итегез.
Температурагыз 38- 39 градус булса, участок табибын яки ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге бригадасын йортыгызга чакыртыгыз. Авыруны аерым бүлмәгә урнаштырыгыз. Аерым савыт-саба, аның белән аралашканда маска кию мөһим. Ата-аналар чирле сабыйларны балалар бакчасына, мәктәпкә, массакүләм мәдәни чараларга йөртмәскә тиеш. Грипп вакытында ятып тору киңәш ителә, чөнки организмның йөрәк-тамыр, иммун, нерв һәм башка системаларына көч килә. Үзаллы дәваланырга ярамый, табиб тәкъдимнәрен үтәргә һәм вакытында дарулар кулланырга кирәк.
-Ничек үзеңне һәм якыннарыңны бу чирдән саклап калырга?
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре фикеренчә, гриппка каршы иң нәтиҗәле чара - ул вакцинация. Ул чирнең нәтиҗәләрен киметергә, өзлегүләрне булдырмаска ярдәм итә һәм вирусның актив таралуына киртә куя. Эпидемия сезоны башланганчыга кадәр 10- 15 көн алдан прививка ясату киңәш ителә. Шул рәвешле, ул сентябрь, октябрь, ноябрь айларына туры килә. Әлбәттә, вакцинацияне вирустан ашыгыч рәвештә саклану чарасы буларак кабул итәргә ярамый. Шунысы мөһим, прививкадан соң, чирнең активлаша башлавына кадәр иммунитет формалашып җитешергә тиеш. Әмма бик иртә дә препаратны кулланмыйлар. Шулай ук медицина учреждениесендә белгечләр тарафыннан гына прививка ясала, алдан табибка күренү дә зарур.
-Гриппны профилактикалау өчен нәрсә эшләргә тәкъдим итәсез?
-Беренчедән, эпидемик чор башланганчы прививка эшләтергә киңәш итәм. Мөмкин булса, халык күп җыелган урыннарда озак тормаска, җәмәгать транспортында түгел, күбрәк җәяү йөрергә кирәк. Кешеләр күп булган урында, зур халык агымы белән бәйле учреждениедә эшләсәгез, маска куллану мөһим. Төчкергән, ютәлләгән кебек чир билгеләренә ия булган кешеләр белән аралашмагыз. Даими рәвештә, бигрәк тә, урамнан һәм җәмәгать транспортында йөргәннән соң, кулны сабынлап юыгыз. Бинаны ешрак җилләтегез һәм идәннәрне, өстәл-тәрәзә төпләрен сөртеп торыгыз. С витаминлы азык-төлек, суган, сарымсак кушылган ашамлыклар кулланыгыз. Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йокыгызны туйдырыгыз, чыныгыгыз, баланслап тукланыгыз, даими физкультура белән шөгыльләнегез һәм саф һавада күбрәк йөрегез. Әйткәндәй, сәламәтлегегезне саклагыз, шул очракта грипп иммунитетыгыз алдында баш ияр.
-Мәхмүт Гамилович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Райондашлар сезнең киңәшләрегезне истә тотып, үз вакытында вакцинация эшләтер, сәламәтлегенә битараф булмас, дип ышанасы килә.
Әңгәмәдәш - Лилия ЙОСЫПОВА.