Маяк
+8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 декабрь 2024, 12:10

Халык иминлеге өстенлекле

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” милли проекты гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга, медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Районыбыз да ил һәм төбәк җитәкчелеге куйган стратегик максатларны тормышка ашыруга йөз тотып эшли, проект кысаларында яңа объектлар төзелә яисә элеккеләре яңартыла.

Халык иминлеге өстенлекле
Халык иминлеге өстенлекле

“Сәламәтлек” милли проектының “Медицинаның башлангыч звеносын модернизацияләү” программасына ярашлы, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтү төбәк проекты чикләрендә шушы көннәрдә Лаяшты һәм Теләкәй авыл халкы өчен көтеп алган модуль тибындагы фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Бу җәһәттән тантаналы чаралар оештырылып, авыл халкының куанычын район үзәк дәваханәсе баш табибы Рәзидә Гатауллина, баш табиб урынбасары Айдар Сәбитов, “Илеш” МТС җәмгыяте директоры Рәвис Зарипов, авыл советы авыл биләмәләре башлыклары уртаклашты. 

Әйтергә кирәк, авылда фельдшер - һөнәр генә түгел, ул каты ритмга һәм авыл халкының сәламәтлегенә буйсына торган тормыш рәвеше дә. Шәһәр җиреннән аермалы буларак, ул икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Шуңа күрә ак халатлыларга тиешле эш шартлары тудыру, сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтүне оештыру районда көнүзәк бурыч итеп куелган.

Лаяшты авылында иске пункт мәктәп бинасында урнашкан иде. Дистә елдан артык хезмәт стажы булган тәҗрибәле фельдшер Чулпан Бакирова хәзер яңа, уңайлы бинада әлеге төбәктә яшәүче 300 кешегә, шул исәптән 39 балага хезмәт күрсәтәчәк, профилактик тикшерүләр, халыкны диспансер күзәтүе үткәрәчәк. Теләкәйдә 40 ел гомерен изге һөнәргә багышлаган фельдшер Ильмира Зарипова халык сәламәтлеге сагында уяу тора. Аның карамагында 181 кеше, шуның 17се балалар. Тәҗрибәле фельдшер ярдәм сорап килгән һәрберсен игътибар белән тыңлый, кирәк икән, уколын кадый, даруын бирә. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан күп күләмдә средстволар бүленгән. Проектның төп максаты - ерак территорияләрдәге халык өчен медицина ярдәменең оптималь мөмкинлеген тәэмин итү.

Лаяшты һәм Теләкәй авылында яшәүчеләр проектның нәтиҗәсен үз үрнәгендә күрде. Модульле конструкцияләрдән җыелган яңа фельдшер-акушерлык пунктында барлык уңайлыклар да бар-бүлмәләр иркен, якты, бар да заманча. Халыкны кабул итү өчен санитар таләпләргә тулысынча җавап бирерлек шартлар бар. ФАП бинасы барлык кирәкле комму-никацияләргә тоташтырылган, заманча стандартлар һәм таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Бер бүлмә - авыруларны кабул итүгә, икенчесе дәвалау про-цедуралары үткәрүгә тәгаенләнгән. Дарулар саклау шкафлары куелган, кирәкле инструментлар белән тәэмин ителгән, санузел бар. Беренче ярдәм күрсәтү, халыкны иммунизацияләү һәм анализлар алу өчен, шулай ук медицина персоналының сыйфатлы эшен тәэмин итү өчен кирәкле яңа медицина җиһазлары һәм компьютер техникасы бар. Димәк, яше - карты квалификацияле ярдәм алачак.

-Көнгә чыккач, төрле мөрәҗәгать белән килүчеләр күп. Бигрәк тә өлкән буын шифа эзләп керә, даруын сорый, уколын кадата, киңәш сораучылар да бар. Хәзер уңайлы шартларда кабул итәчәкбез. Шулай да, авылдашлар бу бинага авырып түгел, ә хәл белергә, күреп чыгарга гына килсеннәр иде, - ди авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы фельдшерлар.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Халык иминлеге өстенлекле
Халык иминлеге өстенлекле
Халык иминлеге өстенлекле
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас