Маяк
+21 °С
Болытлы

Об издании

Об издании

Маяк


Наименование издания: общественно-политическая газета “Маяк“


Безнең тарих – безнең тормыш

(Саннар һәм фактлар)

Илеш районы төзелеп, 45 көн үтүгә, 1935 елның 12 мартында район гәзитенә нигез салына. Ул “Җиңү таңы” исеме астында чыга. Шул ук елның 30 июнендә “Сталинчы” дип үзгәртелә. 1961 елның 1 гыйнварыннан “Коммунизм байрагы”, ә 1962 елның 1 июненнән “Уңыш өчен” исемнәре астында басыла. Район гәзите “Маяк” исеменә 1965 елның апрель аенда күчә, ә 2003 елның 1 июленнән аның урыс, 2006 елның 1 июленнән башкорт телендәге вариантлары дөнья күрде.

Башта редакция Кызылармеецлар урамындагы 22 нче йортка, типография хәзерге “Росгосстрах-Аккорд” бинасы урынындагы кечкенә йортка урнаша. Гәзит тулысынча кул белән җыела һәм машинаны кул белән әйләндерелеп басыла. 1972 елның кышында редакциянең типография белән бергә төзелгән әлеге бинасы сафка бастырыла. 2001 елның июненнән “Маяк” редакциясенең нәшрият-компьютер комплексында җыелып, типографиядә офсет ысулы белән басыла башлый.

2004 елның 1 гыйнварыннан БР Министрлар Кабинеты карарына ярашлы, “Илишинформцентр” ДУП оешып, ул 2 гәзит, типография, радио һәм телевидениене берләштерә. Әгәр “Җиңү таңы”н редакциядә эшләп, 2 хезмәткәр чыгарса, ул чорда “Илишинформцентр” ДУПта дүрт дистәдән артык кеше эшли.

Гәзитнең беренче мөхәррире Ш.Т.Шәймәрданов була. Ул 1935 елның мартыннан 1939 елның мартына кадәр җитәкчелек итә. Арытаба гәзитнең мөхәррирләре –З.Әгъләмов, Б.Ф.Ямалов, Ә.Б.Басыйров, В.Г.Галиев, Г.Ш.Хөснетдинов, Х.Галиев, Ә.Н.Зөбәеров, Ә.Я.Әюпов, Р.С.Локманов, Э.Г.Каһиров, А.З.Хәйретдинова (1998 елдан башлап 2009 елга кадәр).

2015 елдан “Илишинформцентр” ДУП Башкортстан Республикасының «Республика Башкортостан» нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе филиалы - Илеш мәгълүмат үзәге итеп үзгәртелде. «Маяк»ның татарча, урысча,башкортча басмалары редакциясен берләштергән коллективта 22 кеше эшли. Басма Илеш мәгълүмат үзәге редакция-нәшрият комплексында җыела һәм офсет ысулы белән Нефтекама шәһәр типографиясендә басыла.

Адрес редакции: 452260, РБ, Илишевский район с. Верхнеяркеево, ул. Пушкина, 20.

E-mail: [email protected]

Директор (главный редактор): Хисаметдинов Рустам Диргаметдинович

Тел: +7 (34762) 5-11-61

Бухгалтер: Сафуанова Гульнара Фаязовна

Тел. (факс) : +7 (34762) 5-11-33

Заместитель главного редактора: Юсупова Лилия Газизьяновна

Тел: +7 (34762) 5-11-94

Отдел рекламы и объявлении: Зиннатуллина Гульфира Рахимьяновна.

Тел. (факс): +7 (34762) 5-14-24

Индексы наших изданий:

    • 58959 (татарское),
    • 50754 (русское).